Открой мир ярких,
интересных и успешных
проектов

Меню

Әнкәемнең сүзләреКызык нәрсә ул тормыш... Гөмер буена кеше яши бер юл белән: язылганы монысы дип, кинәт беркем көтмәгәндә уйларын башкартып тормыш юлын үзгәртеп, яңадан яңа гөмер төзергә тотыну ул көндәлек нәрсә түгел. Яшь чакларда тормыш юлларны күңелгә ничек яткан чак салу җиңеллеләк була.

 

Ә менә бит олгайгач нинди көч синдә булырга тиеш – яңа тормыш төзергә. Минем әнкәем кадерлеләрдән кадерле кеше. Иң яхшы хатын кыз ул, иң зур үрнәк минем өчен. Күңел юанычыда, канатландыручыда, күзләремә карап: “Кызым без бергәбез” – дип дәшсә дөнъя аләм эшләр бетерерлек көч туа күңелемдә. Гөмер буема нинди эшкә тотынсам да:“Кызым, син аны уңлый аларсың” - дип дәшә инәм. Миңа ышанып әйткән сүзләре, әнкәемнең кочагы – ул шундый тылсымлы нәрсә. Сез аңлыйсызмы нәрсә турында язам? Ә инде инәмнең үз тормыш юлына килсәк – ул сокланырлык да, аның кичергән авырлыкларын кеше акылы белән аңлау җиңел түгел. Ул шунысын да җиңеп, гел елмаеп тормыш юлыннан барды. Нинди эштә булсада да әнкәем гел эшнең уңын табып, бар көчен салып эшләде. Авылда күп кешеләр өчен ул кояш сыман ярыгып йөрде. Бүген исә аны Үләнкүлдә яхшы сүз белән искә алалар.

 

Әнкәемнең сүзләреХәзерге көндә инәм шәһәрдә яши, яңадан өч бәләкәй баланы үстерә, ул бервакытны да авырсынмый. Җаваплыктан курыккан вакытларда булды, кемдә булмый. Тик барысын әнием җиңеп үз томышын – үз кулына алып күтәренке баш белән алга бара. Кайбер кешеләр әниемне җәллиләр – авыр аңа шулай яшәү дип. Тик мин әйтәсем килә- кеше үз тормышына үзе хуҗа булырга тиеш. Минем әнием иң бәхетле кеше бүген. Ул үз тормышын үзе юллый, ничек аның күңелеңә ятканча. Аның янында карты, барлык баллары, оныклары. Мин бердә күргәнем юк иде олы кешене шулай итеп дөнъя ачышларына шатланганын.

 

Исем китә, ничек ул барысын өлгертә. Беркем әйтми барысы да җиңел дип, дөнъяда булган сынаулар бездә дә бар. Тик менә әнкәем аркасында без шул авылыкларга җиңел итеп карарга өйрәнәбез. Барлык күңелемдә туган рәхмәтлелегемне, әнкәем белән соклануымны бер нинди сүзләр белән дә сезгә җиткерә алмасмын. Ходаема рәхмәт әйтәм, әнкәемә озын гөмер бирүен көндә сорыйм. Ул бит безнең зур гайләнең, барлык туганнарыбызның кояшы.

 

Әнкәем! Инәм, кечкендәем үземнең, барлык дөнъяга ишетерлек итеп әйтәсем килә: “Яратам сине, кояшым! Рәхмәтлемен бу дөнъяга Ходаем Аллам сиңа мине кыз итеп җибәргәне өчен. Мин синең белән горурланам, әнкәем! Меңләгән иң яхшы әниләр арасында сайларга язкан булсада – бер мизгелдә уйланмастан синең яныңа барыр идем. Син биргән мәктәпне, син ачкан ачышларны, син биргән көчне лаеклы итеп киләчәк буыннарга җиткерергә насыйп булсын. Мин бәхетле ананың бәхетле кызымын. Рәхмәтлемен, әнкәем сиңа!”

 

Якты дөнъяларны бүләк итеп
Изгелекләр белән юл үрдең
Әйбәт йөрегез дип үстердең син
Яшәр өчен безгә көч бирдең.
Синең сүзләр яшәү көче бирә,
Синең сүзләр саклай фәрештәдәй.
Сиңа булган рәхмәтләрне әйтеп
Синең алда баш иям, әнкәй.