Открой мир ярких,
интересных и успешных
проектов

Меню

Һәр кешенең юлы төрле үзенчәлекләр белән тулы. Белмим, бармы икән бу дөнъяда тик рәхәтләккә генә күмелеп, гелдә сөенеп генә яшәгән кеше.

 

Тоhмышның матурлыгы да, чын рәхәте дә үткән авырлыклардан соң гына сизелә – дип аңлыйм мин. Ходаем биргән дәресләрне дөрес тугры итеп үткән кешеләр нык кешеләр ул. Һәркайсыбызга булсада Аллам тормыш юл ахырында, үткәнгә әйләнеп карагач, тыныч күңел белән елмаеп искә алгалы язсын. Балалар, оныклар арасында олы көннәр хәтер хөрмәттә үтсен дип омтылабыз. Шундый уйлар туды башымда чираттагы мәртәбә Сәмәрия әбиемдә кунакта булганда.

 

babushkaКарыйм аңа, күңелемдә җылы рәхмәтлек хисе туа. Ул шундый искиткеч кеше. Гөмер буе әбием кешегә хезмәт итте, бер вакытны да кеше кайгысына ул читтән карап торганы юк, гелдә ничектер булсада уңаен табып булышырга тырышты. Менә үзегез уйлагыз, хәзерге көнне барлык мөмкинчелекләр булгандада күпләр ничек итеп балаларны аякка бастырырга белмиләр. Ә Сәмәрия әбием ул авыр вакытларны җиде баланы үз кулына алып, күңел җанын биреп тормышка чыгарды. Төрлесе булган,җиңел түгел бит шундый җаваплылыкны үз өстеңә алу, кайчан син үзең әле бөтенләй яшь. Андый эшкә батырлык кирәк дип мин аңлыйм. Шундый матур күңелле, якты кешеләр булганда бу дөнъяда яшәү җиңелрәк.

 

Хәзерге көнне әбиемә 84 яшь, ул ачык йөрәкле, киң күңелле, җан матурлыкка тулган кеше. Аның күңел моңында ниһаять төрле акыллы уйлар туа.Сезгә илтә ул аларның кайсын:

 

“Йөзләремне саргайттың, бик ямсез иттең, яшь матур чагым син кайда киттең?Йөгереп йөргәннәр дә барыда кала, әкрен йөрсәң дә аяклар тала.Ясап куялар безгә тешләрне, кайчакта ала алмыйсың беткән көчләрне. Чәчне буясаңда яшьлек килә, беткән көчләрне кем дә бирә алмый. Матур диеп әнкәң сөя шул чакта яшь чагым башыма килә. Балакаем, ялгыз үстердем күз нурым шикелле. Синнән туган балалар да булды күз нурларым. Мин үләрмен сезгә туймыйча. Сез калырсыз бер күрүгә зар булып. Балаларым укыгыз көръән, онытмагыз туганнарым, сез укысагыз көръән ак күбәләк булып кайтыр әнкәгез. Инде мине сагынсагыз күрә алмыйсыз ерак китәр җаным. Ялгыз кына мендем тау башына, шунда күрдем яшь үткән гөмеремнең минутларын. Шуны карап туймадым. Яшь гөмрем үтте кайгы белән Менә хәзер килеп җитте үләр чак Кылган гәмәлләрне, үткәннәрне кабул итеп – Ахирәктә керә алсак. Үткән гөмерләрне кала сагынып сөйләргә Кайгы хәзрәт күрмичә Кермисен кара гүрләргә.”

 

Фәхретдинова Сәмәрия Көтез кызы